Өч сәгатьтә – ике һәлакәт
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч сәгатьтә – ике һәлакәт

31 декабрьдә Чаллы – Сарман юлында ике юл һәлакәте теркәлде. Трассаның 18нче километрында ВАЗ-211730 һәм Киа Рио автомобильләре бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машинаның ике пассажиры – 29 яшьлек хатын-кыз һәм 4 яшьлек кыз бала төрле имгәнүләр алып, БСМПга җибәрелә. 

Кичке сәгать 5 тулгач 14нче километрда ВАЗ-211440 машинасы җәяүле ир-атны бәрдерә. Әлеге ир юлда утырган була. Киемендә яктылык кайтаручы элементлар да булмый. Җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.


Нет комментариев