Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоцикл «операциясе» башланды

7-13 август көннәрендә Тукай районы территориясендә «Мотоцикл»оператив-профилактик чарасы уза.

Мотоцикл белән идарә иткәндә, аның билгеләнгән тәртиптә теркәлергә тиешлеген һәм руль артына утыручының тиешле категориясе ачылырга тиешлеген истә тотарга кирәк.

– Мототранспорт чарасы белән мотошлемда һәм саклану чараларын үтәп идарә итәргә кирәк.

– Юлга чыгар алдыннан мотоциклның техник торышын тикшерергә кирәк. Әгәр дә хаталар табылса, аларны төзәтү зарур.

– Автоюлда хәрәкәт иткәндә башка транспорт чаралары белән ян интервалны һәм дистанцияне саклау мөһим.

– Онытмагыз, якынлашып килүче машиналар арасында тыгыз юлда йөрү аеруча куркыныч!

– Борылышлар вакытында борылуны күрсәткән сигнал лампаларын һичшиксез кабызыгыз.

– Мопед (скутер) белән 16 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә. Мопедлар һәм скутерлар белән идарә итү өчен М категорияле йөртү таныклыгы таләп ителә. Мотоцикл белән идарә итүгә, двигательнең күләме 125 см3 кадәр (А1 категорияле хокуклар) булырга тиеш.

Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итүенчә, инде мототранспортта йөрү кагыйдәсен бозган үсмерләр тоткарланган. Әйтик, Бәтке авылында бер 15 яшьлек яшүсмер мопедның техник паспорты булмаган көе руль артына утырган, аның шулай ук башында мотошлем да булмаган. Әлеге вакыйга буенча инспекторлар беркетмә төзеделәр, мопед штрафстоянкага алып кителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев