Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртүче җәрәхәтләнде

6 гыйнвар көнне иртәнге сәгать җидедә М7 «Волга» автоюлының 1068нче километрында йөк машинасы юл яны киртәсенә бәрелеп, юл кырыена төшеп китә.

Ханты-Мансы округында яшәүче, полуприцеп составында булган «КамАЗ» машинасы белән идарә итүче 67 яшьлек ир кеше Минзәлә шәһәре юнәлешеннән Чаллы шәһәренә таба хәрәкәт иткән чакта РФнең юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1. 10.1 пунктларын бозып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне боза. Шуның аркасында ул идарәне югалтып, юлдагы бетон коймага бәрелеп, каршы юнәлештә юл кырыена төшеп китә.

Эчке эшләр министлыгының Тукай районы бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вилданов хәбәр итүенчә, әлеге автомобиль йөртүченең 42 еллык машина йөртү стажы бар. Ике ел эчендә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 167 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, 111 штрафы түләнмәгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәҗтиҗәсендә машина белән идарә итүче ир ябык баш мие җәрәхәте, баш мие селкенү, тир асты гематомасы, ябык булган кабырга сыну диагнозлары белән Яр Чаллы шәһәренең кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү үзәгенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев