Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Куркынычсыз каникуллар

17 марттан республикада, шул исәптән районда да, балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан «Язгы каникуллар» дигән күләмле чара үткәрелә. 

2021 елның ике аенда республикада балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 61е имгәнүләр алган. Фаҗигагә юлыгучыларның күпчелеге пассажир балалар. Үлүчеләрнең дүртесе пассажирлар булганнар. Бәхетсезлек очракларының берсе безнең район территориясендә булды. 
Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, баланы алгы утыргычта алап барганда 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта алып барганда 7 яшькә кадәр махсус утыргыч кулланылырга тиеш. Аннан өлкәнрәк балаларның каеш белән яхшылап эләктерелүе шарт. Бу кагыйдәләр үтәлмәгәндә машина йөртүче 3 мең сум штрафка тартыла. 
Шулай ук җәяүле балалар да инспекторлар-ның күз уңыннан читтә калмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев