Казанда юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан 17 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, «ВАЗ-2114» машинасы руле артына утырган яшүсмер инде берничә тапкыр юл кагыйдәләрен бозган булган.
Беренче тапкыр кагыйдә бозу 13 февральдә теркәлгән булган. 26 февральдә исә яшүсмер Блюхер урамында авариягә эләккән. Машина белән идарә иткәндә ул контрольне югалта, Chery Tiggo машинасы белән бәрелешә һәм пассажирлары белән бергә һәлакәт урыныннан кача.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан яшь шоферның шәхесе ачыкланды. Тикшерү барышында кызыклы фактлар да калыкты: яшүсмер идарә иткән автомобиль күптән инде рәсми теркәлү исәбеннән төшерелгән булган.
Хәзерге вакытта малайның әнисенә карата 11 административ протокол төзелгән. Барлык җыелган материаллар алга таба карау өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев