Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

“Каскадерлар” кебек

1 сентябрьдә иртәнге алтынчы яртыда Тукай районы территориясендә «Яр Чаллы-Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 10нчы километрында, 36 яшьлек «Лада Ларгус» автомобиле йөртүчесе, Удмуртия гражданины, Зәй ягыннан Яр Чаллы шәһәре юнәлешендә барганда РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 пунктын бозып, куркынычсыз тизлекне сайламаган нәтиҗәдә электр линиясе баганасына бәрелә һәм юл читенә әйләнеп килеп төшә.

Шоферның 14 еллык машина йөртү стажы бар, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка 2 тапкыр тартылган, бер түләнмәгән штрафы барлыгы ачыкланган.

Юл - транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның баш мие җәрәхәтләнә, мие селкенә, сул яктагы күкрәге яралана һәм 29 яшьлек пассажиры, шулай ук аның Удмуртиядә яшәүче кешенең, баш мие селкенә, сул яктагы күкрәкендә җәрәхәт барлыкка килә. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев