Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл бирмәгәч...

26 ноябрь көнне 15 сәгать 00 минутта Тукай районының Старосармановская урамында «Фольксваген Тигуан» автомобиль йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.4 пунктын бозып, юлның бер полосасыннан икенчесенә күчкән чакта аның кебек үк бер юнә лештә баручы «Хундай» машинасына юл бирми.

«Фольксваген Тигуан» йөртүчесенең игътибарсызлыгы аркасында әлеге ике машина бер-берсе белән бәрелешә, «Хундай» автомобилен юлның чикләү корылмасына атып бәреп, машина ава.

Тукай районы буенча эчке эшләр бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә «Хундай» автомобилендә булган ике балигъ булмаган бала – 10 яшьлек малай һәм аның 7 яшьлек сеңлесе ябык баш мие травмасы, баш мие селкенүгә шик белән хастаханәгә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев