Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек көе руль артына утырган

«Яр Чаллы - Сарман» автоюлының Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре «Ока» автомобиленең туктавын кат-кат таләп итүгә карамастан, шофер качарга тырыша, инспекторларны санга сукмый.

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә машина туктатыла, беркем дә зыян күрми. «Ока» руле артында исерек хәлдә булган ир-ат була. Ул элек тә транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Машина йөртүчене алга таба тикшерү өчен Тукай районы буенча эчке эшләр министрлыгы бүлегенә алып киләләр.

Исерек көе руль артына утырган шоферга законның бөтен катгыйлыгы буенча җавап бирергә туры киләчәк, эш судка тапшырылган, аңа РФ ҖК 264.1 маддәсе буенча җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев