17 майдан 3 июньгә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы бара.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре җәйге айларда күбрәк теркәлә. Чара кысаларында машина йөртүчеләрнең пассажир балаларны алып бару кагыйдәләрен үтәве, балаларның үзләрен юлда тотулары тикшереләчәк, ата-аналар белән әңгәмәләр алып барылачак.
Нет комментариев