Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Фликерлар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин

Җәй көне автомобильләрнең тизлеге тагын да арта, юлдагы җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да күбәя. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, күп һәлакәтләр йөртүченең җәяүлене вакытында күреп кала алмавы аркасында чыга. Тәүлекнең караңгы вакытында караңгы киемнән барган кешене руль артында утыручы 20-30 метрдан гына күрә. Хәтта 50 км/сәг тизлек белән генә барганда да...

Җәй көне автомобильләрнең тизлеге тагын да арта, юлдагы җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да күбәя. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, күп һәлакәтләр йөртүченең җәяүлене вакытында күреп кала алмавы аркасында чыга. Тәүлекнең караңгы вакытында караңгы киемнән барган кешене руль артында утыручы 20-30 метрдан гына күрә. Хәтта 50 км/сәг тизлек белән генә барганда да җәяүлене күреп алып, машинаны туктатып өлгерү кыен. Яктылык кайтаргыч элементлар куллану бу очракта зур роль уйный. Йөртүченең җәяүлене күрү арасы сизелерлек озыная. Якыннан яктыртучы ут белән барганда ул уртача 120-130 метр була, ерактан яктыртучы фараны кушканда 400 метрга җитә.

Бүген яктылык кайтаргыч элементларны - фликерларны - теләсә кайсы сәүдә үзәгендә табарга була. Балалар өчен уенчык рәвешендәгеләре дә чыгарыла. Ләкин онытмагыз: фликер ак яки сары-лимон төсендә булырга, 15 квадрат сантиметрдан да кечкенә булмаска, киемнең күренә торган урынына беркетелергә тиеш. Очсыз гына бәягә алынган мондый аксессуар үзегезнең яки балагызның гомерен саклап калырга мөмкин икәнен истән чыгармагыз, дип кисәтәләр ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев