Район буенча ЮХИДИ бүлеге 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә махсус утыргычларда йөртергә кирәклеген тагын бер кат искәртә. Башка төрле җайланмалар куллану рөхсәт ителми. Бу транспорттан файдалану турындагы кулланмада да ачык язылган. Әлеге кулланманың булмавы исә машина йөртүчене җаваплылыктан азат итми. Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана, җәйге яллардан соң бакчаларга да балалар...
Район буенча ЮХИДИ бүлеге 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә махсус утыргычларда йөртергә кирәклеген тагын бер кат искәртә. Башка төрле җайланмалар куллану рөхсәт ителми. Бу транспорттан файдалану турындагы кулланмада да ачык язылган. Әлеге кулланманың булмавы исә машина йөртүчене җаваплылыктан азат итми. Тиздән мәктәпләрдә укулар башлана, җәйге яллардан соң бакчаларга да балалар җыела. Шуңа күрә бүгенге көндә кагыйдәләрне искә төшерү аеруча актуаль. 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә махсус утыргычсыз алып баручыларга бүген 3 мең сум штраф яный.
Нет комментариев