Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйге резина, юл кагыйдәләрен бозу үлемгә китерде

Соңгы көннәрдә hава шартларының кискен бозылуы юл-транспорт һәлакәтләренең артуына китерде, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Бүген Москва - Уфа трассасының 1070нче километрында "Ока" автомобилен йөртүче Сосновый Бор поселогында яшәүче 1975нче елгы ир-ат, hава шартларын (кар, буран) исәптә тотмыйча тизлекне арттыра, нәтиҗәдә каршы як полосага чыга hәм "Лада Калина" машинасы белән бәрелешә.
Ока йөтүчесенең гомере фаҗига урынында ук өзелә. Машинасында җәйге резина куелган була. Аның белән бәрелешкән "Лада" автомобиленең йөртүчесе hәм ике пассажиры, шул исәптән бер бала, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.
Шулай ук Зәй - Түбән Кама трассаларында да бүген аварияләр күп теркәлгән, бер автомобиль юлдан әйләнеп төшә. Бәхеткә, әлеге hәлакәтләрдә бер кешенең дә гомере өзелми.
ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев машина йөртүчеләрне буранлы көннәрдә җитди сәбәпләр булмаганда юлга чыкмый торырга, ә инде чыккан очракта юл кагыйдәләрен үтәргә, тизлек режимын сакларга чакыра, автотранспорт чараларында кышкы резинаның булмавы да һәлакәткә китерергә мөмкин, дип кисәтә ул.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X