Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗАГСта бәйрәм

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы 5 пар никахларын теркәргә булган. Алар – Калмаштан Ольга һәм Фазыл Гыймазетдиновлар, Ильбухтинодан Евгения һәм Александр Сенченковлар, Яңа поселогыннан Эльвира һәм Юрий Падьяровлар, Әҗмәкәйдән Жаннет һәм Сергей Вилдановлар, Яр Чаллыдан Алия һәм Рамил Нигъмәтуллиннар.

ЗАГС хезмәткәрләре яңа өйләнешүче парларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды, шундый истәлекле датада яңа гаилә кору белән котлады.

Бу көнне ике гаилә ЗАГСка бала туу турындагы документларны рәсмиләштерергә килде. Турсуна һәм Равшанхон Клычевлар 2015 елның ноябрендә Тукай районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлашканнар. Ә хәзер өченче балаларының тууы турында таныклыгын алырга килгәннәр, кызга матур көнчыгыш исеме – Айлин кушканнар.

Эрида исемле сабыйның беренче документын алырга автоградтан Анна һәм Радион Яшкиннар гаиләсе бишәүләп килә. Кыз тугач, гаилә күп балалы статусы ала, чөнки ул – өченче нарасый. ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина бәхетле ата-анага чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев