Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзьяшәр әбиләр

Бүген районда яше 90нан узган 167 өлкән кеше яши. Шуларның өчесе 100 яшьтән үткән әбиләр. Әҗмәкәй авылында яшәүче Фатыйма Мөхәммәтгарипова сентябрь аенда 102 яшен тутырды. Иске Дөрештә яшәүче Минҗамал Хәсәнова 4 мартта бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 27 июньдә исә балалары, оныклары, туганнары, якыннары «Татарстан» совхозы поселогыннан Сабира Харисованың 100...

Бүген районда яше 90нан узган 167 өлкән кеше яши. Шуларның өчесе 100 яшьтән үткән әбиләр. Әҗмәкәй авылында яшәүче Фатыйма Мөхәммәтгарипова сентябрь аенда 102 яшен тутырды. Иске Дөрештә яшәүче Минҗамал Хәсәнова 4 мартта бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. 27 июньдә исә балалары, оныклары, туганнары, якыннары «Татарстан» совхозы поселогыннан Сабира Харисованың 100 яшьлек гомер бәйрәменә җыелды.

90 яшен тутырган өлкәннәребезне хөрмәтләп, аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырыла, 100 яшьлекләргә исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләре җиткерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев