Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйләү авылында Яфрак бәйрәме уздырдылар

Тройсын бәйрәмен Борды авыл җирлегенә кергән Җәйләү авылында да һәр елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. Якшәмбе көнне иртәнге якта авылның Спас йортында литургия уздырылды. Бу йорт үзе дә «Изге Тройсын» исемен йөртә. Гомумән, Тройсын бәйрәме – Җәйләүнең төп авыл бәйрәме, аны биредә бер елны да үткәрми калмыйлар.

Бу юлы да халык әлеге чарага күпләп җыелды. Спас йортындагы литургиядән соң җәйләүлеләр һәм кайткан кунаклар бердәм булып авылның махсус аланына Яфрак бәйрәменә төшеп киттеләр. Бәйрәмне алып баручы Яр Чаллы драма театрыннан махсус чакырылган иде. Театр артисты Илфат Әскәров ул көнне рәхәтләнеп җәйләүлеләрнең күңелләрен ачты. 
Яфрак бәйрәме һәр елдагыча үз традицияләренә тугры калып, Сабантуй рәвешендә узды. Иң беренче «Касакин» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Виталий Касакин үз предприятиесенең кыр батырларын тәбрикләде, аларга бүләкләр тапшырды. Гомумән, Виталий Александрович әлеге бәйрәмнең төп иганәчесе булды. Тройсынга җыелучыларга матур теләкләрен Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова җиткерде. Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр өчен төрле уеннар, ярышлар белән дәвам итте. Балалар көрәшендә җиңүчегә Җәйләүдә яшәүче Григорий Соловьевның бәйрәмгә махсус бүләк иткән куяны тапшырылды. Өлкәннәр арасындагы батыр исә «Касакин» фермер хуҗалыгының тәкәсенә ия булды.
Сабантуй бәйрәмендәге кебек, Тройсынга кадәр авылда йортлар буйлап бүләк җыю оештырылды. Бәйрәм йоласы – һәр капкага матур итеп агач ботаклары, яшел үләннәр эленгән иде. Бу авылга тагы да ямь өстәде.

Фото Нурия Рамазанова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Җәйләү Яфрак бәйрәме