Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу үз зыянын салды

Атна башында һава температурасының кинәт җылытып, ташуның кинәт төшүе районның кайбер җирле пунктларга үз зыянын салды. Якшәмбе көнне Түбән Суыксу авылының Мәктәп урамындагы күпкатлы өч йортының подвалына су керде. ТМШ рәисе Миләүшә Муллашова бүген подваллардан суның чыгарылуын, милеккә зыян килмәвен хәбәр итте. Дүшәмбе иртән Иске Гәрдәле авылы эчендә буа суы...

Атна башында һава температурасының кинәт җылытып, ташуның кинәт төшүе районның кайбер җирле пунктларга үз зыянын салды.

Якшәмбе көнне Түбән Суыксу авылының Мәктәп урамындагы күпкатлы өч йортының подвалына су керде. ТМШ рәисе Миләүшә Муллашова бүген подваллардан суның чыгарылуын, милеккә зыян килмәвен хәбәр итте.

Дүшәмбе иртән Иске Гәрдәле авылы эчендә буа суы күтәрелеп, күпер өстеннән ага башлады. Нәтиҗәдә су тезгә җитеп, авылның Заречная урамында яшәүчеләр өчен керү-чыгу кыенлашты. Көн дәвамында биредә Яңа поселогы коткаручылары кизү торды, алар халыкка бер яктан икенче якка чыгарга булдыра алган кадәр ярдәм итте. "Яңа поселогы коммуналь челтәрләре" оешмасыннан чакырылган экскаватор ярдәмендә яр кырыеннан ерым ясалды, су шуннан җибәрелде. Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Асия Измайлованың әйтүенчә, кичә күпер өстеннән су агу туктаган, җәяүлеләргә юл ачылган, транспортка үтү мөмкинлеге әлегә булдырылмаган.

Шул ук көнне кичтән Кече Шилнә авыл җирлегенә караган территориядә елгадан кинәт боз китеп, авылларга керүче газ торбаларына зыян китерде. Боз кисәкләренең калынлыгы бер метрга кадәр җитә. Нәтиҗәдә, Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино һәм Игенче авыллары газсыз калды. Нефтьүткәргечләргә дә зыян килү куркынычы булу сәбәпле, территориядәге нефть скважинасы вакытлыча эштән туктатылды. Газ килү туктагач, мәктәптә дәресләр кыскартылды, балалар бакчасы төшкә кадәр генә эшләде. Икенче көнне иртән биредә "Чаллыгаз" идарәсе хезмәткәрләре эшләде, ремонтчылар өзеклекләрне кулдан килгәнчә тизрәк бетерергә вәгъдә итә, дип хәбәр итте безгә ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының район буенча әйдәп баручы консультанты Рузил Гыйльмуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу