Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр эш башларга әзерләнә

Бикләннән Софья Верхотурцева һәм Иске Җирекледән Әмир Гыйльметдинов «Татарстанда Кыр көне-2020» күргәзмәсендә булып кайттылар. 

Биклән мәктәбе командасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган «Эш башлаучы фермер» бизнес-уенында катнашты. Әлеге халыкара проектны Россия авыл яшьләре берлеге игълан иткән иде. Татарстанда ул «ТР Аграр яшьләре берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә үтә. Бизнес-уенда республика буенча катнашучылар саны 74 булган. Тукай районы мәгариф идарәсе методисты Әнисә Гыйльметдинова сөйләвенчә, проект кысаларында онлайн-укулар, аннары сынаулар оештырылган. Республика буенча 35 кеше проект яклауга, ягъни «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә катнашуга чакыру алган. Софья Верхотурцева белән Әмир Гыйльметдинов – шулар арасында.
«Бизнес-уен өчен Яңа поселогыннан Булат Гыйльфанов, Күзкәйдән Булат Гайнетдинов, Шилнәбаштан Екатерина Аристова, Круглое Поледан Азалия Низамова, Айдар Низамов, Иске Җирекледән Әмир Гыйльметдинов төрле номинацияләрдә бизнес-проектларын әзерләделәр. Софья – сарык асрау һәм итен җитештерү, ә Әмир ит җитештерү һәм сату буенча үз проектларын онлайн яклап, «Кыр көне»нә чакырылдылар», – дип ачыклык кертте Әнисә Касыймовна. 
«Без проектны өч кеше бергә әзерләдек. Ләкин коронавирус таләпләре барыбызга да катнашу мөмкинлеген бирмәде, шуңа күрә үзем генә бардым инде. Уенда катнашу өчен безне әзерләгән җитәкчебез, биология һәм география фәннәре укытучыбыз Татьяна Петровна Әхмәтовага рәхмәт. Кызыклы очрашулар, сөйләшүләрдә катнашып, күргәзмәләр белән танышып кайттык. Әлеге уен минем дөньяга карашымны киңәйтте», – дип Софья үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 
Софья Верхотурцева белән белән Әмир Гыйльметдинов күргәзмәдән дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. 

/ Фото Әнисә Гыйльметдиновадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев