Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерү хезмәтендә эшләргә теләүчеләр бюджет бүлекләрендә укый ала

Район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучыларның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Уку вакыты - 4-5 ел. Белем алган чорда курсантларга стипендия...

Район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучыларның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Уку вакыты - 4-5 ел. Белем алган чорда курсантларга стипендия түләнә. Аның күләме аена 12 мең сумнан башлана. Шулай ук киемнәр бирелә, егет-кызлар торак белән бушлай тәэмин ителә, түләүсез ашату оештырыла. Уку йортларын тәмамлаучыларга «эчке эшләр лейтенанты» дәрәҗәсе бирелә, эшкә урнаштыру гарантияләнә. Укырга керү өчен тулы урта белемең булу, сәламәтлегең буенча туры килү, уңай характеристика, математика, рус теле, физика фәннәре буенча БДИ нәтиҗәләренең яхшы булуы шарт. Теләүчеләр ТР буенча Янгын сүндерү хезмәтенең 15нче отрядының кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Ул Яр Чаллының Яңа шәһәрендә 8/01 йортында урнашкан. Сораулар булганда 58-39-55, 58-57-34 телефоннарына шалтыратырга була. Документлар 1 февральдән кабул ителә башлады, дип хәбәр иттеләр атналык киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев