Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бүләге – район газетасы

Ярты ел буена сөендереп, өеңә килеп тора торган Яңа ел бүләге - ул район газетасы. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев райондагы 26 балалар бакчасы коллективын үз исәбенә "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарына яздырды, район электр челтәрләре җитәкчесе, Комсомолец авыл җирлеге депутаты Алмаз Дәүләтшин шушы җирлектәге 66 инвалид һәм...

Ярты ел буена сөендереп, өеңә килеп тора торган Яңа ел бүләге - ул район газетасы. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев райондагы 26 балалар бакчасы коллективын үз исәбенә "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарына яздырды, район электр челтәрләре җитәкчесе, Комсомолец авыл җирлеге депутаты Алмаз Дәүләтшин шушы җирлектәге 66 инвалид һәм ветеранга, район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас Малтабар авылында яшәүче 10 ялгыз өлкән кешегә шундый ук бүләк ясады. "Күзкәй" ягулык салу станцияләре челтәре җитәкчесе, район Советы депутаты Флүр Шәфыйков инде өч ел рәттән үзенең туган авылы Күзкәйдә яшәүче 100 ветеранны газетага яздыра. Район мәхкәмәсе рәисе Ринат Гайфетдинов - 10, район Советы депутатлары 26 инвалидка "Якты юл" ("Светлый путь")ка язылу оештырды. Бу күркәм гамәлләре өчен аларның барысына да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район газетасы