Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган купюра белән түләмәкче булган

Январь башыннан март башына кадәр Комсомолец поселогындагы бер җитештерү базасыннан 100 мең сумлык милек урлап чыкканнар. Оператив эзләү барышында карак тоткарланган. Бүген җинаять эше кузгатылган. Бу турыда район хакимиятендә үткән киңәшмәдә хәбәр ителде. 

4 март көнне район Эчке эшләр бүлегенә Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыздан гариза кергән. Ул 19 январь көнне акча һәм банк карталары саклана торган кошелегын урлаулары турында хәбәр иткән. Җинаятьче инде акчаларны тотарга, банк картасыннан файдаланырга өлгергән була. Әлеге кырын эш буенча да җинаять эше кузгатылган. 
29 февраль көнне Бәтке авылының «Магнит» кибетендә шушы авылда яшәүче ир-ат товар өчен ялган купюра белән түләмәкче була. Җинаятьче шулай ук тоткарланган. 
25 февральдә кичке сәгать 8 тулганда Круглое Поле поселогындагы «Магнит» кибетеннән спиртлы эчемлекләр һәм продуктлар алып чыгып киткәннәр. Хокук бозучы әлегәчә тоткарланмаган. 
ЮХИДИ инспекторлары Яр Чаллы – Калмаш – Күзкәй юлында руль артына эчкән килеш утырган машина йөртүчене тоткарлаганнар. Базадан ачыкланганча, исерек килеш автомобиль белән идарә иткән өчен әлеге йөртүчегә карата суд карары чыгарылган һәм үз көченә кергән булган инде. 
2 марттан 9ына кадәр Эчке эшләр бүлегенең дежур частена юл-транспорт һәлакәтләре турында 9 хәбәр кергән. Бу узган атнага караганда 50 процентка күбрәк. Һәлакәтләрдә зыян күрүчеләр юк. Узган атнада бер кеше сәламәтлегенә зыян алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев