Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында чишмәләрне чистарттылар, Калмашта яңа күпер ачтылар

Яңа поселогын ян-яклап чишмәләр уратып алган. Көзге «Мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, поселокның мәдәният йорты хезмәткәрләре күп кенә чаралар үткәрделәр. 8 чишмәнең берсе булган - көмештәй саф сулы «Кызлар чишмәсе» дигәнен чистартырга урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән бергә төштек. Чишмә юлын, аның тирә-юнен чистартып, кышка әзерләп калдыруны укучылар бик теләп башкардылар....

Яңа поселогын ян-яклап чишмәләр уратып алган. Көзге «Мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында, поселокның мәдәният йорты хезмәткәрләре күп кенә чаралар үткәрделәр. 8 чишмәнең берсе булган - көмештәй саф сулы «Кызлар чишмәсе» дигәнен чистартырга урта мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары белән бергә төштек. Чишмә юлын, аның тирә-юнен чистартып, кышка әзерләп калдыруны укучылар бик теләп башкардылар. Аннан кала яр буйларын, урман янын чүп-чардан арындырырга да авырсынмадылар. Көзге матурлыкка сокланып, саф һавага хозурланып, шаярышып уйнадылар, көлештеләр.

Эшләгән эшкә йомгак ясап, барчагызга да балаларның теләген җиткерәсе килә: хөрмәтле апалар, абыйлар! Табигать безне туендыра, үзенә сыендыра, сәламәтлегебезне ныгытуда зур роль уйный. Яшел йортыбызны пычратмыйк, саклыйк һәм яклыйк, аны төзекләндерүдә үз көчебезне кызганмыйк. Бу һәр кешенең изге бурычы, дип язды безгә Яңа поселогының ветераннар советы рәисе Нурия Абдуллина.

Калмаш авылы Калмашка елгасының ике яр буена урнашкан. Элек-электән үк авылның бер ягы белән икенчесен агач күпер тоташтырып торган. Еллар үткән саен аны металл күпергә алмаштырганнар. Ләкин анысы да бик таушалган хәлгә килә. Авыл халкы өчен яңа күпер салу мәсьәләсе турында депутатлар җыелышында авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина күтәреп чыга. Ни өчен дигәндә, нәкъ шул күпер аша ел әйләнәсендә балалар мәктәпкә, ә өлкәннәр ФАПка, почтага, кибеткә йөриләр. Бу беренче чиратта, Калмаш авыл халкының иминлеге өчен кирәк. Һәм, ниһаять, шушы көннәрдә Калмаш авылы күперен тантаналы төстә ачу бәйрәме үтте.

Барлык җыелган халыкны район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов тәбрикләде, күперне салу, аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйләде. Имам Әхмәтбиҗан абый бу игелекле эшне башкаруда ярдәм күрсәткән барча кешегә рәхмәт әйтте, илгә-көнгә иминлек теләде. Калмаш авылының олысы-кечесе исеменнән рәхмәт сүзләре белән Гүзәлия Борһанова чыгыш ясады. Ул үзенең балачагын исенә төшерде, яшьләрнең монда җыелулары, уен-көлке ясауларын «тәмләп» сөйләде һәм күперне «Яшьлек күпере» дип атарга кирәклеген җиткерде.

Бәйрәмебезнең тантаналы өлешеннән соң халык алдында Калмаш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән артистлар (җитәкчеләре Гөлшат Лотфуллина) һәм ут күршеләребез - Күзкәй авылының үзешчәннәре чыгыш ясады. Халык алар белән бергә җырга кушылды, биеде, чыгышларын алкышларга күмде. Чара ахырында бөтен кеше рәхәтләнеп тәмле-тәмле пироглар белән чәйләр эчте, бер-берсен кечкенә генә булса да, үзебезнең бәйрәм белән котлады. Шул уңайдан, безгә тәмле ризыкларын пешереп алып килгән Рәзинә Мәгъсүмова белән Халидә Хәмидуллинага рәхмәтләребезне әйтәбез, дип хәбәр итә безгә Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев