Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Бүләк авылында мәңгелек йортны чистарттылар

Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авылы зиратында өмә узды. Җәйге чорда мондый өмә әле беренче тапкыр гына оештырыла. Моңа кадәр өмәләр яз көне генә уза иде. Өмәгә килүчеләр арасында шушы авылда туып-үскән, ата-бабаларын шушы зиратта җир-анабыз куенына иңдергән кешеләр байтак иде. Әйтик, Илгизәр Бикмуллин, Фәндүс Ханнанов, Ринат Вәлиев, Фазыл Хафизов, Салават Кәлимуллин, Әсвәр Вәлиев, Нәркиз Гыйззәтуллин өмәне уздыруда зур активлык күрсәттеләр. Өмәгә шәхсән үзе кайта алмаган Назыйм Вәлиуллин электр чапкычларына салу өчен 10 литр бензин җибәрде.

Төшкә кадәр чардуган аралары чүп-чардан арындырылды, зират биләмәләре һәм мәчет каршында зур һәм куе булып үскән чүп үләннәре чабылды, корыган агачлар, ботак-чыбыклар киселде, чүп-чар җыелды. 
«Адәм баласының соңгы һәм мәңгелек йорты – зират. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган һәм тәртипкә салынган булырга тиеш. Өмәдә барысы да тырышып эшләде. Зират өсте киңәеп, яктырып калды. Өмәдә катнашучыларга бик рәхмәтлемен. Изге эш кылуыбызны дәвамлы итик, саваплы эштән читтә калмыйк», – дип авылдашларына рәхмәтләрен белдерә Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов.

Фото Мансур Сәгытдинов тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев