Хуҗалыклар кышка әзерме
Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен урып-җыюдан соң икенче бер мөһим мәсьәлә – кышкылыкка әзерлек.
Әлеге уңайдан Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров кышка әзерлек белән танышу һәм авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга әзерлеген бәяләү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә чыкты.
Сәфәр барышында ул крестьян-фермер хуҗалыкларында булды, анда терлекләрне тоту шартлары, ашату һәм ветеринария хезмәте күрсәтү белән танышты. Рөстәм Закиров яшь терлекләрнең баш санын саклауга, терлекләрне чиста тотуга һәм ашатуга игътибар итте. Ул шулай ук районда хайваннарны идентификацияләү эше төгәлләнде, һәм бу хайваннарның сәламәтлеген һәм иминлеген тәэмин итүдә мөһим адым булып тора, дип билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга кую өчен әзерлеген тикшерү мөһим чара булып тора, чөнки бу аның сакланышын һәм киләсе сезонда эшләргә әзерлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев