Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөкүмәт комиссиясе утырышы

15 нче декабрьдә Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.

Ул ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узды. Комиссия республиканың муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция элемтә режимында үткәрелде.


Шамил Гафаровның кереш сүзеннән соң ТР буенча баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Рөстәм Гарипов агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча һәлакәтләр күрсәткечләре һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары белән таныштырды. Ул республиканың 21 районында, шул исәптән Тукай районында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының артуын билгеләп үтте. Аварияләр- анализ күрсәткәнчә, руль артында үлем очракларының күбесе каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын санга сукмау, шулай ук исерек килеш автомобиль йөртү аркасында килеп чыга икән.


ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов кышкы чорда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тоту турында сөйләде. Барлык муниципаль берәмлекләрнең дә юлларны чистарту буенча гамәлдәге килешүләре бар, бозлавыкка каршы планлы материаллар әзерләнгән. Республика юлларында 52 кар үткәрелә торган участок билгеләнгән, аларда хәрәкәт тизлеген чикләү билгеләре һәм «тайгак юл»билгеләре куелган.


Балаларны бәйрәм чараларына илтүне махсус контроль астына алу, руль артында исереклекне булдырмау, территорияләрне вакытында кардан чистарту бурычы куелды. 


«Җәяүлеләр кичүләре, тротуарлар чиста булырга тиеш, барысы да моннан башлана. Әгәр тротуарлар, юл кырыйлары чистартылмаса, кешеләр тәүлекнең караңгы вакытында, яктылык кайтара торган элементларсыз юлга чыга. Боларның барысы да бербөтен, – дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. - Гаеплеләрне эзләмичә, үсешкә эшләргә кирәк. Республика җитәкчелегенә барлык теләкләребез, үтенечләребез үтәлде. Шуңа бәйле рәвештә, безнең күрсәткечләр яхшы булырга тиеш», – дип йомгак ясады транспорт министры.


Видеоконференция тәмамлангач юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия рәисе Айрат Хәбибуллин, комиссия әгъзалары һәм юл һәм автотранспорт комплексы җитәкчеләре Тукай районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар.

Гүзәл Мәрдәнова
/ Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев