Хәрбиләргә өй токмачы
Тукай районының Шилнәбаш мәктәбе «Солдатлар өчен өй токмачы» халык акциясенә кушылды. Анда укучылар, Яшь армиячеләр һәм укучыларның ата-аналары катнашты.
Уртак тырышлык белән хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция үткәрү зонасына җибәрү өчен камырына йомырка кушылган токмачлар киселде. Акциядә катнашучылар, он һәм йомыркадан тыш, камырга куллары, йөрәкләре җылысын, кайгырту һәм мәхәббәт салдылар. Токмачларны хәрбиләргә җибәрәчәкләр, алар тәмле итеп аш әзерли алсыннар, туган йортның кайгыртуын һәм җылысын тоеп, без алар белән бергә икәнлекләрен белсеннәр өчен. Кечкенә ярдәм солдатларны җылытсын һәм тамаклары тук булсын. Туган җирдә аларны көткәннәрен белсеннәр, күңелсезләнмәсеннәр һәм тиз арада махсус операциянең тәмамлануына ышансыннар.
Шатерина Червякова, Шилнәбаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Табын фотосы / Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев