Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрбиләргә Яңа ел бүләкләре җибәрелде

Шилнәбаш мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга Яңа ел бүләкләре әзерләде.

Яңа ел бәйрәмнәре – якын кешеләрең белән бергә булып, бергәләп чыршы бизисе, күчтәнәчләр тапшырып, бүләкләр кабул итәсе килә торган вакытларның берсе. Кызганычка каршы, быелгы Яңа ел бәйрәме кайбер кешеләр өчен туганнарыннан, яраткан кешеләреннән еракта үтте. Әйтик, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз хәрби хезмәттә булып, хәрби бурычларына тугры калдылар. Һәм без алар белән горурланабыз! Махсус операция зонасындагы ир-егетләребез Яңа ел бәйрәменең якынлашуын тойсыннар өчен, аларның кәефләрен күтәрү максатыннан без, бишенче сыйныфта укучы балалар һәм аларның әти-әниләре белән күчтәнәч тартмалары җыйдык. Анда тәмтомнар, йон оекбашлар, солдатлар үзләре сораган кесә иконаларын салдык.

Мәктәп укучылары әлеге бүләкләрне бар күңелләрен биреп тупладылар, солдатларга Яңа ел теләкләре белән хатлар яздылар. Аннары, әлеге посылкалар транспорт компаниясе аркылы тиешле урыннарга җибәрелде. Бүләкләребез барып җиткәч, аларны арыган солдат куллары ачты, җитди йөзләрдә елмаю балкыды. Димәк, укучыларыбызның хезмәте, бар күңелләрен биреп шундый яхшы эш башкарулары бушка булмаган. Күчтәнәчләребезгә җавап итеп, хәрбиләребез балаларга видеохат җибәрделәр. Анда алар укучыларга аларны онытмаулары, блиндаж шәмнәре, маскировка челтәрләре, рәсемнәр ясап, хат язганнары, гуманитар ярдәм җибәргәннәре өчен күп итеп рәхмәтләр әйттеләр.

Шунысын да әйтеп узарга кирәк , без укучылар һәм аларның ата-аналары белән җирле «Петр һәм Павел» чиркәвенә барып, солдатларыбызның исәнлегесаулыгы, һәлак булганнарның рухлары өчен догалар укыйбыз.

Екатерина Червякова, Шилнебаш мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев