Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәрби хезмәткә алыну турында

Россия Федерациясе Президентының «2024 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру һәм чакырылыш буенча хезмәт итүче гражданнарны хәрби хезмәттән азат итү турында» гы 222 санлы 2024 елның 31 мартыннан булган указына бәйле рәвештә, 1 апрельдән армия хезмәтенә чираттагы чакырылыш башланды.

Ул 2024 елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә 150 мең кешене чакыру планлаштырылган. Тукай районыннан 40ка якын ир­егетне хәрби хезмәткә җибәрү күздә тотыла.

Хәрби хезмәткә чакы ры лу чылар ның күбесе хәрби комиссариатлардан укыту берләшмәләренә һәм хәрби частьләргә җибәреләчәк. Анда алар заманча хәрби техниканы үзләштереп, хәрби­исәп белгечлеге алачаклар, аннары алган хәрби әзерлеккә туры килгәнчә, хәрби хезмәтләрен дәвам итәчәкләр.

Шуны да аерым билгеләп үтәсе килә, егетләр Россиянең яңа төбәкләре – Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән еракта хезмәт итәчәк.

Армиягә алынучыларның калганнарына исә хәрби вазыйфалар аларның сәләмәтлекләренә, алган белемнәренә, психик сыйфатларын бәяләгәннән соң биреләчәк.

Күптән түгел Россия Федерациясе Кораллы көчләренең фәнни роталары булдырыла башлады. Анда илебездәге югары уку йортларын тәмамлаучылар хезмәт итәчәк. Бу Россия Федерациясе Оборона министрлыгы заказы буенча билгеләнгән, аның мәнфәгатьләрен, фәнни­гамәли бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән Кораллы Көчләрнең штат бүлекчәләре. Фәнни роталарда хәрби хезмәт үтүче хәрбиләрнең бурычы – актуаль хәрби­фәнни тикшеренүләр үткәрү, перспективалы хәрби эшләнмәләр алып бару. Бүген Россия армиясендә 17 фәнни рота бар.

Киң җәмәгатьчелектә хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру мәсьәләсе хакында сөйләшүләр алып барыла. Чыннан да, 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә алыну яшенең югары чиге 30 яшькә кадәр күтәрелде. Бу юкка гына эшләнмәде. Элегрәк, 27 яшькә җиткән ир­егетләр хәрби исәптән ел саен төшерелеп барган. Аларның армия хезмәте аша узмау сәбәбе белем алуга бәйле булган. Андыйларның саны 60 процентка җиткән. Шул ук вакытта аларның күбесе хәрби хезмәткә алынырга теләгән, ләкин хезмәткә алыну яше узгач, бармый калган. Яңа үзгәрешкә бәйле рәвештә, әлеге ир­егетләр хәзер хәрби хезмәткә бара ала.

27 яшькә җиткән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, алу мәсьәләсенә килгәндә, хәрби исәптә торган һәм 2024 елның 1 гыйнварына кадәр 27 яшькә җиткән барлык чакырылучылар хәрби комиссариатлар тарафыннан билгеләнгән тәртиптә хәрби хезмәттән алынды һәм запаска күчерелде.

Шул ук вакытта 2024 елда 27 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданнары конституцион бурычларын һәм Ватанны саклау бурычын үтәү мөмкинлеге алдылар.

Хәрби хезмәткә алынучы һәркем, хезмәт итү урынына җибәрелгәнче, ел фасылына карап хәрби кием формасы комплекты, хезмәт итү чорына акча алу өчен банк картасы, шәхси гигиена комплекты һәм хәрби частькә кадәр бару өчен азык­төлек белән тәэмин ителәчәк.

Дамир Вәлиев, Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев