Тукай районының «Ярдәм янәшә» штабы апрель аеннан эшли. Бүгенге көндә анда 170 волонтер санала.
Халыкара волонтерлар көнендә, хезмәтләрен бәяләп, аларның иң уңганнарына бүләкләр тапшырылды. Зилә Низамова, Миләүшә Лавренова, Мария Хисамова Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының Рәхмәтенә лаек булды. Ә Илүзә Мингалимова, Айгөл Шабакаева, Билал Альбитов, Рөстәм Әгъләметдинов, Алена Мохото Тукай районы башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.
Нет комментариев