Волонтёрлар Изге Болгарга сәяхәт ясады
Теләнче Тамак авылы волонтёрлары Изге Болгар шәһәренә тарихи экскурсиягә бардылар.
Теләнче Тамакның махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яракларны әзерләп җибәрү белән шөгыльләнүче хатын-кызлары бу көннәрдә Изге Болгар шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсиягә 14 кеше барган.
«Сәяхәтебез бик эчтәлекле һәм күңелле булды. Болгарның истәлекле урыннары белән таныштык, үзебезгә бик күп мәгълүматлар тупладык һәм матур тәэсирләр белән кайттык. Болгар шәһәре — һәрбер татар кешесе өчен изге урын. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу —безнең өчен зур шатлык. Бу сәяхәт безнең күңелләрдә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды.», - дип уртаклашты өлкәннәр.
Волонтерлар бүгенге көндә үз теләкләре белән изге һәм бик кирәкле эш башкаралар. Алар 3 ел дәвамында хәрбиләр өчен сетка бәйләп, посылка тутырып, госпитальләргә җибәрү өчен эчке киемнәр тегеп, гуманитар ярдәм күрсәтәләр.
«Теләнче Тамак авылы эшмәкәре Ринат Габдрахмановка барлык уңайлыклары булган автобус белән, чыгымнарны үз өстенә алып ата-бабаларыбызның изге җиренә Бөек Болгарга чираттагы онытылмаслык тарихи-мәдәни сәяхәте өчен мең рәхмәт», - ди авыл волонтерлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев