Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар экскурсиягә барды

Теләнче Тамак авылы волонтерлары бу көннәрдә Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Эшмәкәр Ринат Габдрахманов шул рәвешле махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яракларны әзерләп җибәрү белән шөгыльләнүче хатын-кызларның күңелен күрергә уйлаган. Ул бар уңайлыклары булган автобусны яллап, чыгымнарны үзе өстенә алган.

Экскурсиягә баручы 18 кеше арасында сиксәненче дистәне алмаштырган Мәрзия Абзалова белән Гайнур Латыйпова да бар иде.

– Матур җәйге көндә шәһәргә барып, әбиләребез барлык истәлекле, кызыклы урыннарны күреп кайттылар. Алар бит исәнлекләре белән исәпләшмичә, олы яшьтә булуларына карамастан, хәрбиләребезгә булышыр өчен кулларыннан, хәлләреннән бар килгәнен эшләргә, ярдәм итәргә тырышалар. Маскировка челтәрләрен дә үрәләр, шәмен ясыйлар, оекбаш, бияләй бәйләп, шифалы мазьләр дә ясыйлар. Озын сүзнең кыскасы – Җиңүне якынайталар, – дип хәбәр итте авылның мәдәният йорты хезмәткәре Раилә Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев