Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Варшаваны азат итү " истәлекле датасы буенча чара

Польша башкаласы Варшава 1945 елның 17 нче гыйнварында Висло-Одер операциясе барышында Совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә.

          Бу Россия өчен мөһим җиңү була, әмма ул аңа  шактый кыйммәт бирелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагог Шакирова Римма   шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.          

        Чара укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

        Чараның төп бурычлары-укучыларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру.

        Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән  9 балигъ булмаган бала катнашты.

        Чара барышында "Варшаваны азат итү" дигән видеоролик тәкъдим ителде, каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде һәм әлеге темага презентация күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев