Үзәк хәрби округ хәрбиләре Татарстан елгаларында боз шартлатты
Үзәк хәрби округның (ҮХО) инженер гаскәрләре белгечләре Россиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, ташкынга каршы комплекслы чаралар үткәрде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
Илнең дүрт субъектында — Башкортстан, Татарстан, Алтай крае һәм Ульяновск өлкәсендә — елгаларда барлыгы 27 мең квадрат метр боз катламы юк ителгән.
Татарстанда шартлату эшләре Тойма елгасында үткәрелде. Башкортстанда белгечләр Инзер, Әй һәм Йөрүзән елгаларының боз тыгылу куркынычы булган участокларында бозны ваттылар. Алтай краенда — Бия елгасында, ә Ульяновск өлкәсендә Сызранка елгасында эшләр башкарылды.
Ике атна эчендә хәрби хезмәткәрләр гомуми авырлыгы якынча 1 тонна тротил булган 900дән артык заряд әзерләгән. Шартлату эшләре 100 меңнән артык кеше яшәүче җиде муниципаль берәмлектә узды.
2026 елда берьюлы берничә төбәктә, шул исәптән Татарстан, Алтай, Башкортстан, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләрендә ташу катлаулы булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев