Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлы кеше фикерләрен формалаштыру

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта «Тормыш карашы төзү" дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Төркемле дәрес үзенең киләчәк образын, тормыш кыйммәтләрен аңлауга юнәлтелгән иде. Дәреснең төп бурычлары - тормыш карашын  төзү, уңышлы кеше фикерләрен формалаштыру, аралашу күнекмәләрен үстерү.

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес вакытында психолог «Кино», «Көзге», «Ассоциация», «Тормыш кредосы төзү», «Уңыш формуласы» дигән гамәли күнегүләр үткәрде.

Дәрес ахырында психолог үз уңыш формуласын булдыру өчен үзенең киләчәк образын, тормыш кыйммәтләрен формалаштыру мөһимлеге турында билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев