Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман янын чистарттылар

Әҗмәкәй авылының Миләшкәй бистәсендә яшәүчеләр узган шимбәдә агачлар утырту һәм урман буен чистарту буенча өмә үткәрделәр. Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова хәбәр иткәнчә, инициативаны авыл халкы хуплаган.

– Тиешсез урында барлыкка килгән чүплек яныннан битараф булып үтеп булмый, – ди әҗмәкәйлеләр, авылның чисталыгы һәм төзеклеге өчен җан атып.

– Без һәр иртә урман сукмаклары буйлап йөгерәбез. Агачлар тирәсендәге җирләрне чүплиләр дип борчылып өмә үткәрергә карар иттек. Җирле башкарма комитеты техника бирде, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итте. Авыл җирлеге башлыгының җыештыруда ярдәм итүе, авыр такталар ташуы үзе бер үрнәк булды. Махсус техникада чүп-чарны Алмаз Шиһапов төяде, КамАЗ руле артында Рамил Сәлахов эшләде,- диделәр өмәдә катнашучылар.

Территорияне чистартуда ярдәмгә карты да, яше дә килгән. Пенсионерлар Флера һәм Ирхат Кашаповлар өмәгә беренче булып чыктылар.

– Ваемсыз хуҗалар урман буена чүп-чар ташлаганнар. Без бу чүпләрне бакчачылар алып килгәннәр, дип уйлыйбыз. Ләкин ничек кенә булмасын, без хәзер урман янын шефлыкка алдык. Һәр иртә аның хәлен тикшерәчәкбез. Агачлар һәм куаклар уңайлы шартларда үсеп, безне шатландырсын, бирегә чүп ташларга да ирек куймабыз, – дип уртаклашты безнең белән өмә активисты Алия Зиннурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев