Яңалыклар

Урлаганмы, әллә тапкан гынамы?

Больницага килгән хатын-кыз шунда ятучы пациентның палатада онытып калдырган телефонын алып чыгып китә. Авыру бераз вакыттан соң әйләнеп килә - ләкин телефон урынында булмый инде. Район судында әлеге гражданка гаебен танымый, мин телефонны алмадым, ә таптым гына, ди. Адвокат та аның урлау нияте булмаганлыгын белдерә. Ягъни беркемнең дә кесәсенә кермәгән,...

Больницага килгән хатын-кыз шунда ятучы пациентның палатада онытып калдырган телефонын алып чыгып китә. Авыру бераз вакыттан соң әйләнеп килә - ләкин телефон урынында булмый инде.

Район судында әлеге гражданка гаебен танымый, мин телефонны алмадым, ә таптым гына, ди. Адвокат та аның урлау нияте булмаганлыгын белдерә. Ягъни беркемнең дә кесәсенә кермәгән, талап алмаган. Зыян күрүче сорагач, телефонны үз иреге белән кайтарып биргән.

Ләкин суд хатын-кызны РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсендә каралган җинаятьтә, ягъни урлауда гаепле дип таба һәм аңа җәза рәвешендә 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгели.


Нет комментариев