Яңалыклар

Ункөнлек дәвам итә

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында авыл җирлекләрендә төрле чаралар үткәрелә. Бүген районда 2962 инвалид яши. Аларның 143е - балалар, 414е - йөри алмаучы инвалидлар. Урын өстендәге инвалидларның барысына да район бюджетыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. 44 инвалидка вакытлы матбугатка язылу оештырылды. 8 декабрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында авыл җирлекләрендә төрле чаралар үткәрелә. Бүген районда 2962 инвалид яши. Аларның 143е - балалар, 414е - йөри алмаучы инвалидлар. Урын өстендәге инвалидларның барысына да район бюджетыннан әзерләнгән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. 44 инвалидка вакытлы матбугатка язылу оештырылды.

8 декабрьдә район башкарма комитетының утырышлар залында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр белән очрашу үтәчәк. Анда социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, медик-социаль экспертиза бюросы, үзәк дәваханә, "Кояшкай", "Умырзая", "Игелек" тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә район социаль яклау идарәсе башлыгы Г. Шәфыйкова.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев