Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы – җаваплы һәм изге вазыйфа

Киләчәк буынның нинди булуы педагоглар эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа да ел саен 5 октябрьдә Халыкара укытучылар көне зурлап билгеләп үтелә.

Безнең районда бу чара Яңа поселогы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәни чараның рәсми бүлегендә мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек булган педагогларны хөрмәтләү булды. Бу матур чараның мәдәни өлеше кызыклы да, мәгънәле дә, күңелле дә итеп оештырылган булуы белән педагогларның күңелен яулады.

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров бәйрәмнең рәсми өлешендә чыгыш ясап: «Хөрмәтле мөгаллиммөгаллимәләр, мәгариф өлкәсе ветераннары, остазларыбыз! Сезне күркәм бәйрәмнәрнең берсе – укытучылар көне белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, авыр һәм изге эшегездә уңышлар телим. Тәртипле-тәүфыйкълы балалар белән эшләргә, аларга төпле белем һәм тәрбия бирергә язсын. Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Үзегез сайлаган язмышка – яраткан һөнәрегезгә тугры калып, бергә-бергә эшләргә язсын. Бүгенге форсаттан файдаланып сезгә ихластан рәхмәт әйтәбез, ихтирамыбызны белдерәбез», – диде һәм мәгариф өлкәсендә уңышларга ирешкән педагогларның фидакарь хезмәтләрен бәяләүче хөкүмәт бүләкләрен тапшырды.

Гөлмирә Хәйретдинова – Түбән Суыксу авылы «Ак каен» балалар бакчасы музыка җитәкчесе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Борды урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Любовь Лаврентьева «Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Кенәз урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы Илзира Фәткуллина «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ришат Вәлиев «Татарстан Республикасы физик культура отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.

Мәләкәс урта гомумбелем бирү мәктәбе математика укытучысы Татьяна Солдатова Һәм район мәгариф идарәсе мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручыф Илмира Шәкүрова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Фәридә Кузнецова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Һөнәри осталыклары, фидакарь хезмәтләре өчен Тукай районы башлыгының Мактау грамотасы белән: Теләнче-Тамак урта гомумбелем бирү мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рузилә Яхина, Кенәз урта гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Елена Кожевникова, ТеләнчеТамактагы сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле укучылар мәктәп-интернаты укытучы-дефектологы Гүзәлия Хафизова, Круглое Поле урта гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Зөлфия Фәрхетдиновалар бүләкләнде. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән:

Яңа Бүләк төп гомумбелем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча мөдир Флюра Сәләхова, Күзкәй урта гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Рәфилә Галиева, Калмия төп гомумбелем бирү мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча мөдир Әлмира Гыйльфанова бүләкләнделәр.

  • «Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгенең республика этабында төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
  • «Королева лингвистики» номинациясендә җиңүче – Кенәз урта гомумбелем бирү мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Мамаева;
  • «Учитель творец» номинациясендә җиңүче – Кенәз урта гомумбелем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Вәлиева;
  • «Педагогический дебют» номинациясендә җиңүче – Мәләкәс урта гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Эльвина Сәмигуллина;
  • «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә җиңүче – Комсомол урта гомумбелем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Айсылу Галиуллиналар бүләкләнде.

«Воспитать человека» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы призеры – Мәләкәс мәктәбенең 10 сыйныф җитәкчесе Регина Васильева һәм ата-аналар комитеты арасында «Дус класс булу серләре» республика бәйгесеең «Милли мәдәниятне саклау» номинациясендә җиңүче – Шилнәбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Хлопуновалар бүләккә лаек булды.

Район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына: Теләнче-Тамак мәктәп-интернат директоры Ләйсән Шамилова; Круглое Поле мәктәбе физика һәм математика укытучысы Светлана Рогова; Мусабай-Завод мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәйруллиналар лаек булды.

Район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына мәктәп китапханәчеләре: Бәткедән Галина Мартынова; Түбән Суыксудан Әлфинур Фәйрушина; Яңа поселогыннан Нина Секретарева; Кенәздән Галина Романова; Шилнәбаштан Валентина Уфимцева лаек булды.

Чын педагог – игътибарлы, бала яратучы, үз эшен ихластан башкаручы, кирәк чагында йомшаклык белән, урыны һәм вакыты белән кырыс та була белә. Әнә шундый күркәм сыйфатларга ия булган, таләпчән укытучыны кеше гомере буе хәтер сандыгында саклый, хөрмәт белән искә ала, бәйрәмнәрдә рәхмәтен белдерергә, хурмәтләргә тырыша. Һәр укытучыга әнә шундый әдәпле-әхлаклы укучыларның ихтирамын тоеп яшәргә язсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев