Укытучылар ярдәмгә килде
Районыбыз кырларында урып-җыю темпларын арттыра. Ындыр табакларына олаулар кайтып кына тора.
Ашлыкны иләп, әзерләп амбарларга саклауга куярга һәм элеваторга озатырга эшче куллар да бик кирәк. Хуҗалыкларда елдагыча бу эштә ярдәмгә укытучылар теләп килә. Ял вакыты, дип тормыйча иртән-иртүк алар ындыр табакларына ашыгалар, булган ашлыкны саклауда зур көч куялар. Районның кайбер хуҗалыкларында пенсионер әби-апалар да ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев