Яңалыклар

Тукайлылар телевизион фестивальдә катнаша ала

Республикада «Наше время – безнең заман» дип аталган VI ачык телевизион фестиваль старт алды. Сайлап алу турлары октябрь-ноябрь айларында Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Казан шәһәрләрендә үтәчәк. Суперфиналы һәм гала-концерты башкалабызда узачак.

Фестивальдә тукайлылар да катнаша ала. Анда аерым гына да, оешма-предприятиеләрдән, балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, торак-коммуналь оешмалардан, дәваханәдән, авыл җирлекләреннән, социаль учреждениеләрдән командалап та заявкалар бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат министрлыкның www.mpt.tatarstan.ru һәм фестивальнең www.bzzm.ru рәсми сайтларында урнаштырылган. 


Нет комментариев