Яңалыклар

Тукайлылар кыш озатырга чыга

Кышның соңгы көннәре, шуңа күрә авылларда «Кыш озату - Масленица» бәйрәмнәре үткәрелә. Иң беренчеләрдән булып, «Масленица»ны Иске Җирекле авылының күпфункцияле үзәге каршында уздырганнар. Бүген мондый чара Мәләкәс авылында үтә. 1 мартта исә кышны озату бәйрәме Комсомолец поселогында, Олы Шилнә, Кырныш, Кече Шилнә авылларында узачак. 2 март көнне исә Май чабу...

Кышның соңгы көннәре, шуңа күрә авылларда «Кыш озату - Масленица» бәйрәмнәре үткәрелә. Иң беренчеләрдән булып, «Масленица»ны Иске Җирекле авылының күпфункцияле үзәге каршында уздырганнар. Бүген мондый чара Мәләкәс авылында үтә. 1 мартта исә кышны озату бәйрәме Комсомолец поселогында, Олы Шилнә, Кырныш, Кече Шилнә авылларында узачак. 2 март көнне исә Май чабу бәйрәме Ильбухтино белән Новотроицкое авылларының мәдәният йортлары каршында оештырылачак. Тәмле коймаклар ашап, күмәкләшеп җыр-биюдә катнашырга ашыгыгыз!

Нет комментариев