Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тукай районының атаклы шәхесләре» китабының өченче томы чыкты

Боерган авылында гаилә көненә багышлап үткәрелгән чарада җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева районның мөхтәрәм кешесе, күптән түгел арабыздан киткән Хәмит Нәҗип улы Мөхәммәтшинның «Тукай районының атаклы шәхесләре» китабының өченче томын тәкъдир итте.

«Китап чыгару – җиңел эш түгел. Әлеге китап 1000 данә чыкты. Бу район өчен бик аз. Билгеле булганча, кыенлыклар финанслар белән бәйле. Үзенең иҗат җимеше өстендә Хәмит абый нык эшләде. Мин үзем Хәмит Нәҗиповичка материаллар җыярга һәм аларны эшкәртергә булыштым. Районда китапның өченче томына кермәгән, ихтирамга лаек күп кешеләр калды. Мин Хәмит абыйның эшен дәвам итәргә, китапның дүртенче томын җыя башларга әзер. Авыл җирлеге башлыкларыннан материаллар туплауда булышлыкларын сорыйм», – диде Рәзинә Сәетгәрәева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Тукай районының атаклы шәхесләре