Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 Тукай районында 29 ишегалды төзекләндереләчәк!

Тукай районы авылы урамнарында ремонт эшләре дәвам итә.  Бу җәйдә район буенча Калмаш авылында Галиева урамы, Яңа поселогында Молодежная, Центральная, Гайнуллин, Дружба, Зыятдинов урамнары, Новотроицкое авылының Ленина, Суровка авылының Беренче май, Октябрьская, Кече Шилнә авылының Московская урамы, Татарстан совхозы поселогының Попова урамнарындагы ишегалларын төзекләндерү күздә тотылган. Әлеге эш «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарыла. Төзекләндерү мәшәкатьләре 29 ишегалдында үткәреләчәк. Барлык төзекләндерү эшләре – 78,8 миллион сум белән бәяләнә.

Шуны да әтергә кирәк, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында әлеге төзекләндерү эшләре август урталарына тәмамланыр дип көтелә. Быел планга салынган ишегаллары яңарып, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең көнкүрешен матурлыкка күмәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев