Тукай районында 29 ишегалды төзекләндереләчәк!
Тукай районы авылы урамнарында ремонт эшләре дәвам итә.
Бу җәйдә район буенча Калмаш авылында Галиева урамы, Яңа поселогында Молодежная, Центральная, Гайнуллин, Дружба, Зыятдинов урамнары, Новотроицкое авылының Ленина, Суровка авылының Беренче май, Октябрьская, Кече Шилнә авылының Московская урамы, Татарстан совхозы поселогының Попова урамнарындагы ишегалларын төзекләндерү күздә тотылган. Әлеге эш «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарыла. Төзекләндерү мәшәкатьләре 29 ишегалдында үткәреләчәк. Барлык төзекләндерү эшләре – 78,8 миллион сум белән бәяләнә.