Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суда куркынычсызлык чараларын күрү сорала

Быелгы җәй аеруча эссе тора. Челләдән качып кайберәүләр су буйларында ял итүне хуп күрә. Суда коену бер яктан эсселектән коткарса, икенче яктан коену сезоны тәмамланга кадәр кеше гомерләре куркыныч астында кала бирә. Суга батучылар турында хәбәрләр дә еш ишетелеп тора.

Аеруча, балаларның суга бату очрагы еш очрый. Күптән түгел генә күрше Яр Чаллы шәhәрендә дә суда кеше гомерләре өзелү белән бәйле күңелсез очрак теркәлде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре райондашларыбызны hәм бөтен республика халкын су буйларында ял иткәндә куркынычсызлык чараларын күрү кирәклеге хакында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев