Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшлим дисәң, мәктәп укучысына да эше бар 

 Мәктәп укучылары өчен җәй айлары күптән ял итү вакыты буларак кына кабул ителми. Аларның күбесе җәен акча эшләргә, шул рәвешле гаиләсенә ярдәм итү яки алган хезмәт хакын үзен кызыксындырган юнәлештә файдалануны үзмаксат итеп куя. 

Районыбызда яшәүче яшүсмерләр дә шундыйлардан. Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең Тукай районы буенча филиал җитәкчесе Людмила Рәфикова сүзләренә караганда, 14-18 яшьтәге балалар быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм авыл җирлекләрендә эшли. 
–  Июнь-июль айларында барлыгы 54 бала эш белән тәэмин ителде. Алар районның «Ярыш», «Кама-Бекон» кебек предприятиеләрендә, авыл җирлекләрендә үз яшьләренә туры килүче, көчләреннән килүче хезмәтне башкаралар. Башлыча бу территорияләрне җыештыру, үлән чабу кебек эшләр, – дип сөйләде Людмила Владимировна.  
 Круглое Поле поселогында эшләүче Айнур Ягудин белән Илназ Фәхретдиновның икесенә дә уналты яшь. Алай гына да түгел, алар сыйныфташлар да булып чыктылар әле. Аерма тик шунда гына: Айнур быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап уку йортына керергә ниятли, ә Илназ югары сыйныфларда укуын дәвам итәчәк. Шулай да, бу җәйдә алар иңне-иңгә куеп, чын иптәшләрчә бергә эшләп алырга да булганнар. Без килгәндә, яшүсмерләр поселок эченә кертүче юл янын тәртипкә салып, андагы үләнне чабалар иде. 
– Егетләр, сезнең моңа кадәр җәйге каникулларда эшләгәнегез булдымы? – дигән сорау белән ирексездән аларны эшләреннән аерам. 
– Юк, беренче ел гына эшлибез. Укуны тәмамлаганда мәктәптән җәйге вакытта эшләп алырга тәкъдим иттеләр. Без Айнур белән шунда ук ризалаштык. Мәшгульлек үзәге аркылы урнашып, июль аеннан эшли дә башладык, – дип җавап бирә Илназ Фәхретдинов. 
 Яшүсмерләрнең икесе дә бик төпле фикер йөртүче, тырыш булып чыктылар. Эшләп алачак хезмәт хакларын да юкка-барга әрәм-шәрәм итәргә уйламый алар. 
– Мин эшәләп алган акчаны саклап тотачакмын, туздырмыйм, – ди Айнур Ягудин. – Сайлаган һөнәр буенча укырга кергәч, уку өчен түләүгә үземннән дә өлеш кертергә, әти-әнигә генә карап торырга теләмим. Минем өчен бу бик мөһим, – диде ул.  
Ә Илназ исә эшләгән акчасын хәзерге вакытта яшьләр арасында бик кәттә рәвештә «Питбайк» дип аталучы, ә гади телдә әйтсәк – мотоцикл алуга тотачак икән. Әлеге вакытта шул хыялын тормышка ашырыр өчен егет акча җыю белән мәшгуль.
 Хезмәтне авырлыганы килгәндә, Айнур белән Илназ зарланмыйлар. «Без көненә дүрт сәгать: иртәнге 8дән, көндезге 12гә кадәр эшлибез. Эш авыр түгел, авыр булса да барысына да өйрәнәсең, шомарасың», – ди алар. Шуңа күрә алар үзләре кебек эшләп алырга теләгән яшүсмерләргә эштән курыкмаска, җәйге ялларны күңелле генә түгел, ә файдалы уздырырга да киңәш итәләр.
 Сүз уңаеннан, август аенда эшләргә теләгән мәктәп укучыларының заявкаларын кабул итү эше мәшгульлек үзәге белән дәвам итә. Шуңа күрә теләге булган укучылар әле дә үзәккә мөрәҗәгать итә алалар.

Алсу Тимерханова
/Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев