Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында хәйриячелек акциясе узды

Хәйрияче көне уңаеннан, Теләнче-Тамак авылында урнашкан коррекцион-интернат мәктәптә һәм картлар һәм инвалидлар йортында игелеклелек акциясе узды. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күрер өчен концерт программасы оештырылды. Шулай ук аларга носки һәм колготкилар бүләк ителде. Әлеге игелекле эшне оештырып йөрүче - «Аслу» носки-оекбаш фабрикасы директорлар советы рәисе Резеда Комарова үзенең уй-кичерешләре...

Хәйрияче көне уңаеннан, Теләнче-Тамак авылында урнашкан коррекцион-интернат мәктәптә һәм картлар һәм инвалидлар йортында игелеклелек акциясе узды. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күрер өчен концерт программасы оештырылды. Шулай ук аларга носки һәм колготкилар бүләк ителде.

Әлеге игелекле эшне оештырып йөрүче - «Аслу» носки-оекбаш фабрикасы директорлар советы рәисе Резеда Комарова үзенең уй-кичерешләре белән уртаклашты:

- Балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә кечкенә бәйрәм бүләк иткән өчен күңел сөенә. Әлеге акциябезне дәвамлы булыр дип уйлыйбыз, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев