Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында чишмәләр чистарту акциясе бара

Экология елы уңаеннан Тукай районында чишмәләр чистарту, төзекләндерү эшләре, чишмә акцияләре бара. Шилнәбаш авылында да Тал чишмәсендә өмә узды. Чистарту эшләрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре - Шәйдуллиннар белән Мәрдановлар гаиләләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе җитәкчесе катнашты. Шилнәбаш авылы кешесе, пенсионер Михаил абый Васенин да, чишмәгә су алырга...

Экология елы уңаеннан Тукай районында чишмәләр чистарту, төзекләндерү эшләре, чишмә акцияләре бара.

Шилнәбаш авылында да Тал чишмәсендә өмә узды. Чистарту эшләрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре - Шәйдуллиннар белән Мәрдановлар гаиләләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе җитәкчесе катнашты. Шилнәбаш авылы кешесе, пенсионер Михаил абый Васенин да, чишмәгә су алырга килгән җиреннән, чистарту эшендә үз ярдәмен күрсәтте. Сулыкны ләмнән, үләннәрдән һәм чүп-чардан чистарттык. Шунысы да мөһим, җәйге каникул вакытында мәктәпьяны лагеренә йөргән балалар һәрдаим авыл чишмәсен карап, табигать матурлыгына салкын караучылар ташлап калдырган чүпләрдән чистартып тордылар, дип яза Шилнәбаш авылыннан Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев