Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукайлылар СВО зонасына 48нче гуманитар йөкне озатты

Тукай районы халкы Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зур бердәмлек белән каршы ала: бәйрәм чаралары алдыннан фронтка чираттагы гуманитар йөк юл алды. Бу юлы якташларыбызга ярдәм тулы 48нче йөк озатылды.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу ярдәмнең батырлык үрнәге күрсәтүче бабаларыбыз истәлегенә хөрмәт һәм бүгенге тынычлык сакчыларына олы таяныч булуын билгеләп үтте.

«Без һәркемнең бу изге эшкә керткән өлеше белән горурланабыз. Бергә булганда — без көчле!» — диде ул.

Чараның истәлекле мизгеле булып гуманитар йөк йөртүчесе Вадим Ямщиковны бүләкләү булды. Район башлыгы Вадим Владимировичка үзен куркыныч астына куеп, даими рәвештә фронтка йөкләр ташыганы өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтүдә күрсәткән кыюлыгы өчен ул «Гуманитар конвойда катнашучы» медале белән бүләкләнде.

Фото: Тукай районы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев