Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районының төп Сабан туе кайчан уздырыла?

Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Камил Нәҗмиев шул турыда сөйләде.

Башлык Төмән шәһәрендә уза торган милли бәйрәм – Сабантуй турында тулырак әйтте. Эш сәфәре кысаларында ул шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашты. Алар 20 июньдә узачак Сабантуйны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Соңыннан Камил Римович Тукай районы авылларында милли бәйрәм күпчелек 7 июньдә үткәрелә дип хәбәр итте. Тукай районының төп Сабан туе исә 6 июньдә Кызыл Байрак авылы янында оештырылачак. Район башлыгы авыл җирлеге башлыкларына бәйрәм чараларын күрсәтелгән даталарда үткәрүне тәэмин итүне йөкләде. Ул шулай ук җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә һәм оешмаларга бу эштә актив катнашырга тәкъдим итте.

Сүз уңаенда, Чаллыда бәйрәм 13 июньгә, Казанда 20 июньгә билгеләнгән. Каравон рус халык бәйрәме 23 майда Лаеш районының Никольское авылында була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев