Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тукай районында авыл җыеннары: халык белән ачык диалог

Кемнеңдер пенсия, кемнеңдер дарулар турында сораулары бар иде. Алар боларны турыдан туры тиешле белгечкә бирделәр һәм җавап та алдылар. Менә ничек уңайлы бит!

Районыбызда авыл җыеннары бара. Бу – халык белән җитәкчеләр арасында ачык диалог. Чираттагы җыеннар Круглое Поле һәм Бәтке авыл җирлекләрендә узды.

Без килгәндә Круглое Поле мәдәният йортына кешеләр җыела башлаган иде инде. Җыен алдыннан бер сәгать кала бирегә районның төрле идарә башлыклары һәм белгечләре килгән. Халык алардан кара-каршы утырып консультация алды. Кемнеңдер пенсия, кемнеңдер дарулар турында сораулары бар иде. Алар боларны турыдан туры тиешле белгечкә бирделәр һәм җавап та алдылар. Менә ничек уңайлы бит!

Мәдәният йортында Круглое Поле урта мәктәбенең «Геройлар гаиләләре» фотопроекты күрсәтелгән иде. Бу махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребезгә багышланган фотокүргәзмә. Килгән бер кеше дә аның янынннан битараф кына уза алмады.

Район Башлыгы Камил Нәҗмиев килгәч, халык җанланып китте. Камил Рим улы алардан хәл-әхвәлләрен сорашты, бар борчыган сорауларын җиткерергә чакырды.

Чараны ачык дип игълан иттеләр, җитәкчеләр президиумда үз урыннарын алды. Беренче булып авыл җирлеге башлыгы Ольга Маркова сүз башлады. Ул 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде. Ольга Леонидовна бюджетка кергән салымнарның инфраструктураны үстерүгә турыдан-туры йогынты ясавын ассызыклады. Бүгенге көнгә биредә яшәүчеләрнең салым буенча 404 мең күләмендә бурычлары бар икән. Шулай ук җирлек башлыгы үзара салым программасының яхшы эшләвен дә әйтеп узды, һәм халыкны бу программада активрак булырга чакырды.

  • 2025 елда үзара салып программасы буенча бер миллион 191 мең сум акча җыелды, дәүләт финанславы белән ахыр чиктә, бу сумма 5 миллион 955 меңне тәшкил итте. Аның ярдәмендә байтак эшләр башкардык. Ә 2026 елда бу салым шулай ук юлларны ремонтлауга, су, канализация челтәрләрен сузарга, поселок территориясен төзекләндерергә, урам яктырткычлары урнаштырырга ярдәм итәр дип сөйләде Ольга Леонидовна.

Шулай ук җирлек башлыгы биредәге учреждениеләр эшчәнлекләрен дә билгеләп узды, хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде.

Аннары махсус хәрби оперциядә һәлак булган егетләребезне искә алып бер минут тынлык игълан ителде.

Район башлыгы да үз чыгышында МХОдагы егетләрне искә алды, аларга ярдәм итүчеләргә, гуманитар ярдәм җыюга булышучыларга зур рәхмәтләрен белдерде.

- Егетләр хәзерге көндә безне, киләчәгебезне саклыйлар. Мине җитәкче буларак районыбыз халкының бердәм булып махсус хәрби оперциядәгеләргә ярдәм итүе сөендерә. Егетләргә, аларның гаиләләренә финанс яктан да, материаль яктан да ярдәм җыела. Бу эш өчен барлык җитәкчеләргә, депутатлар корпусына һәм әлбәттә инде сезгә-халыкка рәхмәтлемен. Безнең районнан МХОга 44 конвой йөк җибәрелде, 260 тоннадан артык материаль ярдәм дигән сүз бу. Бөтен район буенча 1862 дән артык үрелгән ятьмә җибәрелде. Бу ятьмәләрне район мәдәният йортларында хатын-кызларыбыз бар күңел җылысын салып үргән. Мәдәният, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучыларыбыз тарафыннан да хәрбиләргә ярдәм йөзеннән бик күп эш башкарылды. Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Быел да Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм итү төп бурычыбыз булып кала. – дип сөйләде ул.

Шулай ук Камил Нәҗмиев 2025 елда райондагы эшләргә анализ ясады, 2026 елга максат һәм бурычлар белән таныштырды.

Чара ахырында халык сораулары тыңланды. Сәрия Гайфетдинованың улы МХОга киткән. Ул җитәкчеләрдән утын белән ярдәм итүне һәм юлларны яхшырак чистартуны сорады. Район башлыгы шунда ук адреслы йөкләмәләр бирде, бер атна эчендә Сәрия апаның соравын уңай хәл итәргә кушты.

Яшьләрнең теләге – алга таба паркны төзекләндерү булды. Бу сорау да контрольгә алынды. Сүз уңаеннан, Круглое Поледа бүгенге көндә матур парк, аның янында бассейн бар. 2026 елда биредә боз сарае да ачылачак әле.

Кыскасы, очрашу бик җанлы һәм нәтиҗәле булды.

Алга таба Бәтке мәдәният йортына юл тоттык. Район башлыгын, җитәкчеләрне йолдызчыклар каршы алды: биредәге бию коллективы чыгыш иде бу. Килеп керешкә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә багышлап ясалган плакат күзгә ташланды. Гуманитар ярдәмгә җибәрергә әзерләгән эшләнмәләр күргәзмәсе дә урнаштырылган иде. Анда шәмнәр, балаларның хәрбиләргә язган хатлары, коры ашлар, чәйләр һәм тагын бик күп нәрсәләр бар иде.

Халык күп җыелган иде, залда буш урын юк диярлек. Җыен башланыр алдыннан район идарәләре белгечләре авыл кешеләре белән шәхси консультацияләр уздырдыларАвыл җирлеге башлыгы Вәлиева Венера Александровнаның 2025 елда башкарылган эшләр буенча докладын тыңладык.

Шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова да эшмәкәрләр, фермерлар өчен файдалы мәгълүмат җиткерде. Ул халыкны бүгенге көндә актуаль һәм бик отышлы субсидияләр, грантлар белән таныштырды.

Район башлыгы Камил Нәҗмиев халыкка районның хәзерге хәле, перспективалары турында сөйләде.

Халыктан кергән сорауларның берсе мәдәният йортындагы тамашачылар залындагы урындыкларны күчерелмә утыргычларга алыштыру булды. Биюгә йөрүче балаларга шөгыльләнер өчен урын күбрәк булсын өчен инде бу. Район башлыгы моны хәл итәр өчен күрсәтмәләр бирде.

 

Күзәтүләрдән

Күршенеке һәрвакыт матурырак күренә дип әйтәләрме әле? Круглое Поле белән Бәтке янәшә генә урнашкан. Круглое Поле җыенында яшьләр: «Безгә паркны тагын да төзекләндерергә кирәк, әнә Бәткедә нинди шәп парк бар», – дип әйтсәләр, Бәткегә килгәч: «Круглое Поледа бассейн да, парк та бар, боз сарае да төзергә җыеналар, ө безгә нәрсә?» – дигәннәре ишетелде. Бу җирлектә яшәмәгән кеше күзлегенннән исә, икесе дә төзекләндерелгән, матур яшәү урыны. Эшләнгән эшләр бихисап. Монысын да күрә белергә кирәктер, миңа калса.

Айсылу Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев